Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

admin 25.11.2016

(25 ноябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконурсы күргәзмәсе ачылды. Әлеге чарада конкурс җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

«Бу конкурс турында тагын да күберәк кеше белүен һәм аның географиясе тагын да киңәюен телибез», — дип сөйләде ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

IMG_9243

Тантанада шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәровна катнашты.

Фотоконкурста 42 кеше катнашты. Оештыру комитетына барлыгы Россиянең 10 төбәгеннән 308 эш килгән: Мәскәү, Татарстан Республикасы, Киров, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крае, Бурятия, Кырым һәм Казахстан Республикалары.

Фотоконкурс 3 номинация буенча узды:

  • «Портрет» номинациясендә беренче урынны «Гармонист» эше авторы Казан фотографы Максим Богодвид яулады һәм 65 мең сум күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урынга һәм 45 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә «Экскурсовод Регина» һәм «Старожилы деревни Киик» эшләре авторы Мәскәү рәссамы Георгий Тамбулов ия булды. Өченче урында – «Хранительницы из Симетбаша» эшләре сериясе авторы казанлы Андрей Титов. Аңа шулай ук 25 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
  • «Йолалар һәм гореф-гадәтләр» номинациясендә иң әйбәте дип казанлы Фәрит Зиатдиновның «Это – Сабантуй!» эшләре сериясе билгеләнде. Икенче урынга «Сабантуй» һәм «Ифтар» эшләре цикллары авторы казанлы Алексей Насыров, ә өченче урынга мәскәүле Георгий Тамбулов ия булды.

«Халык гамәли сәнгате»н төшерүче осталар арасыннан жюри әгъзалары җиңүчене билгели алмаган. Әлеге номинациядә икенче урынны һәм 45 мең сум күләмендәге акчалата бүләкне «Мастерица-вышивальщица Рушания апа» эше өчен Казан фотографы Әсгать Габдуллинга тапшырганнар, ә өченче урынга һәм 25 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә «Вы желаете, чтобы я выглядел необычайно красиво?» эше авторы волгоградлы Ринат Рахматуллин ия булган.

IMG_9112

Проект «Татар халкының милли үзгәлеген саклау» дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында инде өченче ел рәттән оештырыла. Аның максаты — татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, җәмгыятьтә татарларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолаларына кызыксыну уяту.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда татар һәм башка милләтләр пылавын татып карарга мөмкин булачак
Далее: «Татар моңы» конкурсында милли көйләр заманча яңгырашта биреләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57