(30 октябрь 2019) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Фото: Рамиль Гали, ИА "Татар-информ"
Фотоконкурста Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм 18 яше тулган гражданнар, шулай ук россия гражданлыгына ия булган чит ил гражданнары катнаша ала.
Эшләр 20 ноябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- «Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләре һәм йолалар»;
- «Портрет»;
- «Фотография-документ. Киләчәк буынга юллама» — «21 гасыр. Иҗади яшьләр портреты» (2019 елның 20 октяберендә — «Татарстан яшьләре» газетының беренче саны чыгуга 100 ел).
Эшләрне төрле критеряләр буенча бәялиячәкләр: конкурс тематикасын чагылдыручы эчтәлек, номинация темасына ярашлык, башкару сыйфаты, эшне башкаруга иҗади караш, колоритлык, яңалык һәм оригинальлек.
Конкурсның гомуми приз фонды – 405 000 сум, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге