(14 октябрь, 2016 ел) «Кунаклашу» халыкара халык иҗаты конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Әлеге чара татарлар халкының көзге уңыш бәйрәме уңаеннан уздырыла. Гаризаларны 7 ноябрьгә кадәр юлларга мөмкин.
Конкурста балалар сәнгать мәктәбе, музыка мәктәбе һәм гомумбелем бирү мәктәпләре,училище, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук авыл һәм район мәдәният йортлары, балалар, студентлар, төрле яшьтәге халык сәнгать иҗаты коллективлары катнаша ала.
Катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашачак: «традицион формада эшләүче фольклор ансамбльләр», «милли уен коралларында уйнау», «милли вокал» һәм «фольклор стильдәге композиторлык әсәрләре һәм үзгәрешләр кертелгән фольклор».
Конкурсның нәтиҗәләре буенча I, II, III дәрәҗәдәге лауреатлар һәм I, II, III дәрәҗәдәге дипломантлар билгеләнәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр номинациядә Гран-при иясен сайлаячак. «Кунаклашу» конкурс-фестиваленең Гран-приена лаек булучылар Казан дәүләт культура институтының 1 курсына кирәкле белгечлек буенча имтихан бирмичә керә алачак.
Конкурс-фестивальнең максаты — халык сәнгать иҗатын саклау һәм үстерү, шулай ук заман халык иҗаты үрнәкләрен пропагандалау белән шөгыльләнүче үзешчән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларны барлау.
Кунаклашу халыкара конкурс-фестивале турында
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге