Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар халкының моңлы улы Илһам Шакировның 80 яшьлек гомер бәйрәме җитә

Татар халкының моңлы улы Илһам Шакировның 80 яшьлек гомер бәйрәме җитә

admin 12.02.2015

(12 февраль)  15 февраль көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була. Шул уңайдан булачак концерт программасында танылган артистлар катнашуы көтелә.

Халык артисты, татар эстрадасының тере легендасы Илһам Шакиров 80 яшьлек юбилей көнен яраткан тамашачылары һәм хезмәттәшләре белән үткәрә. Юбилей кичәсе программасында Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Филүс Каһиров, “Казан егетләре” төркеме һ.б. катнашуы көтелә.

Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Алып баручы –Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин.Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрының матбугат хезмәте.

Алдагы көнне юбилярга, ТР Президенты указы белән, фидакарь хезмәте өчен дәүләт бүләге тапшыру планлаштырыла.

Искәртеп үтәбез: Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килгән. 1960 елда җыр сәнгате буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. 1986 елны “Халыклар дуслыгы” орденына лаек була.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57