Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак

Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак

admin 25.05.2019

(25 май 2019) Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителгәннән соң, аны ике миллион нөсхәдә брошюра форматында бастырып, татар халкына тәкъдим итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

0133

«Стратегияне 30 августтан соң халкыбызга тәкъдим иткәч, аны брошюра, китап итеп чыгарырга уйлыйбыз. Документ 60 бит чамасы булачак. Дөньяда сигез миллион татар яши икән, аны уртача дүрткә, ягъни һәр татар гаиләсенә дип бүлсәк, безгә ике миллионлап брошюра чыгарырга кирәк булыр», — диде Милли Шура рәисе.

Татар халкының үсеш стратегиясе һәрбер татар гаиләсендә булырга һәм милли үзаңны үстерергә ярдәм итәргә тиеш, диде ул. «Һәр кеше “бу стратегия минем өчен язылган, әгәр дә мин эшләмәсәм, милләтебез, телебез, илебез бетү куркынычы алдында калыр” дип, үзаңына кертергә тиеш», — дип искәртте Васил Шәйхразиев.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын Бөтендөнья татар конгрессы алдына 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Стратегиягә керергә тиешле мәсьәләләрне барлау өчен конгресс республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән фикерләшүләр оештырды, әзер тупланмаларны эскиз рәвешендә халыкка тәкъдим итте.
  • Хәзерге вакытта шул эскизлар нигезендә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты эшләнә, ул 13 июнь көнне Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларга, ә 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында татар халкына тәкъдим ителәчәк. Стратегияне кабул итү 30 август, Татарстан Республикасы көненә планлаштырыла.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казан сәхнәсендә Мисырның милли төсләре елтырады
Далее: Казанда глобализация шартларында татарларның этно-дини тәңгәллеге турында фикер алышачаклар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57