Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурска эшләр 2021 елның 10 августыннан 20 октябренә кадәр өч номинация буенча кабул ителде:
- «Болгарлар. Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел»;
- «Традицияләр һәм йолалар»;
- «Халык-гамәли сәнгать».
Ачылу тантанасы 10:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында узачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге