(22 июнь, 2016 ел) Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туып үскән Дамир Хисаметдинов Краснодар краенда һәм Адыгея Республикасында татар халык ашларын таныта.
Дамир Хисаметдинов әйтүенчә, күптән түгел алар милли ашлар әзерләнә торган пекарняны эшләтеп җибәргәннәр. Анда чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, өлеш һәм башка традицион татар халык ашлары беррәттән, икмәк тә пешерелә.
Моннан тыш, Дамир Хисаметдинов хәләл ит һәм ит продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
“Бу эшкә алынуының төп сәбәбе – Краснодар краенда да, Адыгея Республикасында хәләл ризыкларга ихтыяҗның зур булуында. Җәмгыятьтә ислам дине турында соңгы 15 елда формалашкан тискәре карашны да уңай якка үзгәртәсе килде. Татарларны мең елдан артык ислам кануннары буенча яшәүче, тынычлык сөюче милләт буларак беләләр. Шуңа кешеләргә тагын да аңлаешлырак булсын өчен, продукциябезгә милли төсмер өстәдек һәм аны татар бренды белән атадык”, – дип сөйләде ул.
Шулай да, хәләл ризыкларны сатып алучыларның 30 проценты гына – мөселманнар, калганы – хезмәт күрсәтү, тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын, ассортиментын югары бәяләүче башка конфессия вәкилләре, дип билгеләп үтте Дамир Хисаметдинов. Егеткә 29 яшь. Үз бизнесын 5 ел элек хәләл ризык сата торган кечкенә генә бер кибеттән башлаган. Бүген берничә йөз баш терлек асрала торган фермасы, җитештерү цехлары бар.
Татар бренды белән җитештерелә торган хәләл итне, милли ризыкларны күптән түгел Краснодар краеның Армавир шәһәрендә үткәрелгән Сабан туенда да тәкъдим иткәннәр. Бәйрәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүче татарларны җыйган, анда Татарстаннан да вәкилләр катнашкан.
Дамир Татарстан белән билгеле бер дәрәҗәдә элемтә барлыгына ишарәләп, тиздән республика җитештерүчеләре белән Казанда уртак проект гамәлгә ашырылачагын әйтте.
“Хезмәттәшләребез безнең технологияләрне кулланып, ит ризыклары кулинариясе ачарга ниятли. Без аралашуга, хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык. Татарстаннан читтә яшәсәк тә, татар халык ашларын ислам диненә бәйләп, үзебез торган җирдә танытырга тырышабыз”, – диде ул.