Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар халык музыка коралларының уникаль күргәзмәсе

Татар халык музыка коралларының уникаль күргәзмәсе

admin 13.12.2016

(13 декабрь, 2016 ел) Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында «Татар халкының музыка уен кораллары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. «Корстон» бинасында үткән чарага килгән зур кунаклар арасында Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

7-2-620x330

Күргәзмәнең оештыру эшләрен Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкләп барды. Оештыручылар төркемендә Фәнзилә Җәүһәрова, Эльмира Каюмова (фәнни куратор), Гөлназ Гыйлемҗанова хезмәт иттеләр. Милли уен коралларының бай мирасын татар эшмәкәрләренә күрсәтү идеясе белән Ринат Закиров чыккан иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты матди якларын да үз өстенә алды.

Күргәзмәнең үзенчәлегенә килгәндә, биредә шәхси архивлардан алынган экспонатлар тупланган, ягъни аларны башка музейларда күреп булмый. Зур кыйммәткә ия булган үрнәкләрне Рәгъде Халитов, Геннадий Макаров, Эльмира Каюмова, Рәшит Мостафин, Ринат Гыйләҗев, Дамир Габдрахманов биргәннәр. Шулай ук Самара өлкәсе осталары тарафыннан ясалган гармуннар да үз урынын алган.

Һәрбер экспонат – кабатланмас, уникаль әйбер.  Мәсәлән, өрмәле кораллардан: балчык най – 1976 елда Казан Кремлендә археологик казылмалар  вакытында табылган (XII гасыр чамасы); күчнай – кушылган сыбызгылар, флейта Пананың милли төре. Күпкыллы чиртмәле музыка коралларыннан 2015 елда Мари Илендә табылган икеяклы гөсләне аерып үтәргә кирәк. Әстерхан татарларының думбырасы да игътибарга лаек (аның кыллары сарык эчәкләреннән ясалган).

Чарада музыка коралларының тавышын да ишетергә мөмкин иде. Танылган «Риваять» ансамбле чыгыш ясады.

Музыка коралларын ясау һәм аларда уйнау традицияләрнең киләчәктә дәвам ителүе проблемасын күтәрү  – күргәзмәнең төп максатларның берсе. Эпиграф буларак сайланган, Фатыйх Хөснинең: «Өзелгән кылдан өзек җыр чыга…», дигән  сүзләре аерым яңгыраш алды.

Бөтендөнья татар конгрессы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57