(27 март 2021) Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады.
«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде.
ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте.
«Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Барысы да әзерлекле. Моның өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәбез», — диде Кадрия Идрисова.
Бәйгедә барлыгы 6-7 яшьлек 144 бала катнашты. Финалда 6 кыз, 7 малай көч сынашты. Һәр балага мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм велосипед тапшырдылар.