Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар кызы — 2016» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

«Татар кызы — 2016» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

admin 03.09.2016

(3 сентябрь, 2016 ел) Чиләбедә үткән “Татар кызы – 2016” бәйгесендә Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды. Бәйгене Чиләбенең “1 өлкә” каналы туры эфирда трансляцияләде.

Ихсанова Эдельвейс Альберт кызына 18 яшь, ул Башкортстанның Федоров районы Юрматы авылында туган. Салават медицина колледжында “хирург” белгечлегенә укый.

Чиләбе өлкәсендә танылу алган “Татар кызы-2016” матурлык һәм сәләт бәйгесе 2011 елдан регионара дәрәҗәдә үткәрелә. Быел ул халыкара масштабта узды. Аның ярымфинал өлешенә 22, финалга исә 14 кыз чыкты. Алтын йөгертелгән таҗ өчен ярышучылар арасында Татарстан, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Крым Республикалары, Пермь, Ставрополь крайлары, Мәскәү һәм Латвия, Казахстан чибәрләре бар. Күчеп йөрүче таҗдан тыш, бәйге җиңүчесенә быел махсус приз — “Лада Priora” машинасы бүләк ителәчәге алдан ук игълан ителгән иде.

Киләсе елда бәйге Башкортстанда үткәреләчәк. Татарстан вәкиле Эльвина Нәҗипова “Иң камил кыз” дип табылды.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57