Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар кызы Диләрә Гаделшина Италиянең Пантеонында “Озату” җырын башкарган

Татар кызы Диләрә Гаделшина Италиянең Пантеонында “Озату” җырын башкарган

admin 19.08.2015

(19 август, 2015 ел) Ул Халыкара “Chorus Inside International” фестивалендә катнашканИжевск шәһәрендә туып үскән татар кызы Диләрә Гаделшина Италия вәкилләре Мәскәүдә уздырылган “Chorus Inside International” халыкара фестиваленең II турына узган һәм Рим шәһәренең тарихи үзәге – Пантеонда чыгыш ясаган.

Беренче турда кыз испан һәм инглиз телләрендә җырласа, Италиядә ул татарча “Озату” җырын башкарган.

Кызның гаиләсе озак вакыт Татарстанда яшәп, Ижевскига күчкән. Диләрәнең әти-әнисе дә − җырчылар һәм күп конкурсларда җиңүчеләр. Җырчы кыз үзе Удмуртиядә узган һәр бәйгедә катнашкан, Рәшит Ваһапов бәйгесендә ул “Гөлҗамал” җырын башкарып, Гран-прига ия булган. Диләрә җиде телдә җырлый, дип хәбәр итә tatar—congress.org/ru/ сайты.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57