Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татар кызы” һәм “Татар егете” Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашу өчен заявка бирү вакыты озайтылган

“Татар кызы” һәм “Татар егете” Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашу өчен заявка бирү вакыты озайтылган

admin 05.04.2016

(5 апрель, 2016 ел) Чиләбе өлкәсендә уза торган “Татар кызы-2016” һәм “Татар егете-2016” бәйгесенә заявкалар кабул итү вакыты озайтылган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгедә катнашырга теләүчеләр 10 апрельгә кадәр tatarochka.com да анкета тутыру мөмкинлегенә ия.

Анда 18-28 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Чиләбе өлкәсенең шәһәр һәм районнарында сайлап алу турлары иртәгә, ягъни 6 апрель көнне башланып, 12 сенә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында конкурста катнашучылар үзләренең милли гореф-гадәтләрен һәм халык тарихын белүләрен, сәләтләрен ачып бирергә, гыйлем дәрәҗәсен һәм уйлау сәләтләрен күрсәтергә тиеш була. 16 апрельдә исә конкурсның өлкә этабын уздыру ниятләнә. Анда җиңүчеләр “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесендә катнашу мөмкинлеге алачак.

“Татар кызы” һәм “Татар егете” тарихи-мәдәни мираска яшьләрнең игътибарын арттырып, халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен арттыру, гаилә кыйммәтләрен үстерү һ.б. максатларны күздә тотып оештырыла.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57