(14 октябрь, 2015 ел) Дүрт ел элек контракт буенча Татарстанның «Форд Соллерс» компаниясенә эшкә килү, Великобритания егете Чарльз Козенс өчен сөйгән яры, ә хәзер инде тормыш иптәше Алияне очрату белән төгәлләнә. Хәзер алар гөрләшеп 2 яшьлек Уильям белән 4 айлык Ральфны үстерәләр.
«Чаллы хәбәрләре» газетасы хәбәр иткәнчә, Чарльз хатыны кечкенә улларын бәбиләгән вакытта янәшәсендә була. Беренчесендә табиблар моңа риза булмый, булачак әтине гомумән палатага да кертмиләр. Ул Уильямны беренче тапкыр бәби тудыру йортыннан чыгарганда гына күрә. Ә инде Ральфны табар вакыт җиткәч яшьләргә бәхет елмая: кечкенә улын доньяга килүнең беренче минутларында ук кулына алган әти кеше заманадан калышмыйча, фото ясап, аның астына «Улым туды!» дип язып куя.
Козенс гаиләсе Чаллыда фатир арендалап тора. Алия тырышып инглиз телен өйрәнүен дәвам итә. Чарльз да рус теле белән рәттән татар телен өйрәнеп килә. Норлатта яшәүче әби-бабайлары оныкларын сөеп туя алмыйлар. Барысы да ал да гөл кебек. Ә бит баштарак булачак кияү алдында зур проблема пәйда булган. Хәтта кызның әти-әниләре беренче мәлне яшьләрнең мөнәсәбәтләренә каршы килгән.
Кияүнең кискен карары булмаса, бу мәхәббәт тарихының ничек төгәлләнәчәген кем белә. Эш шунда: очрашып йөри башлап, бер-берсенең хисләрен сынагач, егет кызга бергә яшәргә тәкъдим ясый. Ә Алия никахсыз моның мөмкин түгеллеген белдерә, әти-әниләре дә риза булмаячагын аңлата. Егет исә күп уйлап тормый, интернеттан бу йола турында җентекләп укып, өйрәнеп үзенең никахка риза булуын әйтә. Үзенең ышанычлы икәнлеген дәлилләгән егет бүген бабасы белән шахмат та уйный, машина да ремонтлый, мунча да әзерләшә, бер сүз белән әйткәндә, гаиләдә үз кеше!