Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар мәдәнияты көне узачак

Татар мәдәнияты көне узачак

admin 17.02.2017

(17 февраль, 2017 ел) 2017 елның 25 февралендә 14.00 сәгатьтә «Минем йортым — Мәскәү» балалар фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк оешмасы шәрәфле президенты, генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчуринның 85 яше уңаеннан хөрмәтләү чарасы оештырыла.

Мәскәү шәһәренең Чыпчык тавындагы Пионерлар йортында Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре композитор Сәйяр Хәбибулин, Зөлфия Рәүпова балалары белән, «Илдан» халык бию ансамбле – җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев, «Мәдинә» ансамбле, Ольга Таранова җитәкчелегендә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге симфоник оркестры чыгышлары көтелә.

Бәйрәм концертын синхрон йөзү буенча атказанган спорт остасы, биш тапкыр дөнья чемпионы Әнисә Ольхова һәм театр, кино актеры Байбулат Баттула алып барачак.

«Минем йортым – Мәскәү» балалар фестивале 2016 елның 4 сентябрендә Мәскәү хакимияте ярдәмендә шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары тәкъдиме белән старт алган иде. Фестивальнең максаты – балаларны һәм яшьләрне күпмилләтле халык мирасына тарту, рус һәм башка телләрдә сөйләшүче халыкның телләренә, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксыну уяту.

Чара көндезге 2дә башлана. Бәйрәмгә килүчеләр өчен «Университет» метросыннан бушлай автобус оештырылачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Галимҗан Гыйльмановның иҗат кичәсе була
Далее: Татарстан халыкары Ассамблеясенең тагын бер вәкиллеге барлыкка киләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57