19 октябрь 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты үтәчәк.
«Татар моңы» конкурсы 2008 елдан бирле оештырыла. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.
Бәйгенең максаты – татар халык җырын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту, талантлы яшь башкаручыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Жюри рәисе – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.
ТР Мәдәният министрлыгы материалы тәрҗемәсе