(15 июль 2019) «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.
Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.
Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 ноябренә кадәр кабу ителә. Оештыру комитеты адресы:420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 301 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе. Телефон: (843) 236-50-56. Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы.