Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  •  «Татар сүзе» телеконкурсы гаризалар кабул итэ — премия фонды 2 миллион

 «Татар сүзе» телеконкурсы гаризалар кабул итэ — премия фонды 2 миллион

admin 02.10.2024

 Татарстанда «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе гамәлгә ашыра торган «ТАТАР СҮЗЕ» нәфис сүзләр халыкара телевизион конкурсы старт алды.

Чара татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә уза.

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» категорияләр буенча уздырыла: катнашучылар 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук профессионаллар һәм иҗади гаиләләр дә катнаша ала.

Чыгышлар өч номинациядә бәяләнәчәк: проза, поэзия һәм махсус «Туган тел» номинациясе, анда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар классиклар һәм заманча язучыларның әсәрләрен яисә катнашучының туган телендә язылган шигърият әсәрен сәнгатьле укырга тиеш.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурсның максаты — туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классиклар әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында.

Чараның мәгълүмәти партнёры Татарстан халыклары Дуслык Йорты

Продолжить чтение

Назад: Түбән Камада татар милли хәрәкәте җитәкчесе Азат Зыятдиновны искә алдылар
Далее: Казанда «Хәзерге заман азәрбайҗан хикәясе антологиясе» басылып чыкты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57