(3 март 2015) Җыентыкка дистәләп иҗатчының әсәре тупланган.
Төмән өлкәсендә татар шагыйрьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган китап нәшер ителгән. Китап “Поэзия тюменских татар” дип атала һәм аны Николай Шәмсетдинов тәрҗемә кылган. Өлкәнең милләтләр буенча комитетыннан хәбәр итүләренчә, Николай Шәмсетдинов 24 шигъри җыентык авторы булып тора, аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Шигъри җыентыкка Төмән өлкәсенең дистәләп татар шагыйрьләре — Булат Сөләйманов, Ибраһим Ибраһимов, Ирек Маһиянов, Надия Йосыпова, Сәгыйть Сәгыйтов, Заһид Акбүләков, Люция Патрушина, Фәридә Үтәшова, Рәкыйп Ибраһимов һ.б. тәрҗемә шигырьләре тупланган, диелә “Татарлар.info” сайтында.
Чыганак: «Татар информ» ИА