Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар саны һәм премиаль фонд арткан

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар саны һәм премиаль фонд арткан

admin 18.09.2025

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең юбилей елында премиаль фонд һәм катнашучылар саны арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.

Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара 2 миллион сум премиаль фондны бүлешә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь,Төркиядән дә гаризалар килгән. Иң яшь катнашучыга 2, иң олысына 100 яшь.

«5 ел – бик матур сан, без аны бик яраттык. Әлеге түгәрәк датаны безнең татар халкы да күтәреп алды. Бик күп гаризалар килде, чагыштырып карасак, былтыр безнең 3500 теләк белдерүче булса, быел 4500 гариза килде. Алар арасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның төрле почмакларыннан катнашучыларыбыз бар. Башкортстан, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Свердлау, Төмәннән бик күп гаризалар килде», – дип яңалыклар белән таныштырды «Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул быел бәйгенең исемендә дә яңалыклар булуын искәртеп узды.

«Быел бәйге «Татар сүзе – чиксезлек» дип атала, чыннан да, татар сүзе чиксез. Чөнки татар халкының әдәбияты да, сәнгате, мәдәнияте, мирасы да чиксез. Әлеге бәйгене үткәреп без үзебезнең халкыбызның һәм республикабызда яшәүче башка вәкилләрнең мирасы белән танышабыз, аны барлыйбыз һәм популярлаштырабыз», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Зәй коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә чыгыш ясады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57