Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән китап чыкты

«Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән китап чыкты

admin 04.09.2017
(4 сентябрь, 2017 ел) “Татар театры тарихы плакат сәнгатендә” дигән яңа китап-альбом дөнья күрде. Татар театрының 110 еллыгына багышланган китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.

0690

Бу хакта сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең мөдире Рауза Солтанова хәбәр итте.
“Бу плакат сәнгатьтә татар театры тарихына багышланган иллюстрацияле беренче хезмәт, — диде Рауза Солтанова. – 352 биттән торган китапта, сәясәткә бәйле рәвештә, театр сәнгатенең дә үзгәрүе чагылыш таба. Алфавит үзгәрә, стиль, афишаларның дизайны да. Китапта 320 афиша һәм плакат, программалар урнаштырылган. Аларда бенефис, төрле спектакльләр турында мәгълүмат бирелә. Татар театрының гастроль тормышына нисбәтле бай мәгълүмат тупланган”.
Галим Р.Солтанова тарихи материалларны төрле фондлардан туплаган; Г.Камал театры, Татарстан Милли музее, С.Сәйдәшев музее, Татарстан Милли китапханәсе, Казан Идел буе федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Әлеге тарихи ядкарьләр киң җәмгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр билгеле булды
Далее: Равил Гайнетдин: «Казан кинофестивале кебек фестиваль дөньяда юк»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57