Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар теле буенча халыкара олимпиада оештыруга 10 млн сум акча бүленгән

Татар теле буенча халыкара олимпиада оештыруга 10 млн сум акча бүленгән

admin 11.01.2019

(11 гыйнвар 2019) Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теле буенча халыкара олимпиаданы оештыру һәм үткәрү өчен 10 млн сум акча бүлеп бирде. Подрядчы 2019 елның 30 апреленә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Подрядчыга конкурсның программасын эшләргә, конкурста катнашучыларның Казанда яшәүләрен тәэмин итәргә туры киләчәк.

Олимпиада читтән торып һәм көндезге этаплардан тора. Анда 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук студентлар катнаша ала. Дистанцион тестлар Казан (Идел буе) федераль университеты порталында узачак.

Татар теле буенча халыкара олимпиаданың турыдан-туры катнашучылар саны 500 кешедән дә ким булмаска тиеш, диелә конкурсның техник биремендә. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, планшетлар һәм татар милли киемнәре алачак.

Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә. Узган ел татар теле һәм әдәбияты белемнәрендә көч сынашу өчен Казанга 400дән артык укучы килгән иде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең өченче этабына 1000гә якын катнашучы үтте
Далее: Татар дастаннары турында яңа китап дөнья күрде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57