Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада старт ала

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада старт ала

admin 22.10.2015

(22 октябрь, 2015 ел) Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана. Анда чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.

Олимпиаданы Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Катнашучылар ике тур үтәчәк: читтән торып һәм турыдан-туры. Читтән торып катнашу турын узу өчен 9 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр abiturient.kpfu.ru КФУ порталында катнашучы буларак теркәлергә кирәк.

Читтән торып катнашу туры интернет-тест формасында 7 сеннән 21 декабрьгә кадәр өй компьютерлары, мәктәп һәм югары уку йортларының компьютер класслары базасында үтә.

Интернет-тестның нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ порталында куелачак. Турыдан-туры катнашу туры 20 апрельдән соң булачак дип хәбәр ителә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Мәгълүмат tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57