(9 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың ябылу тантанасы үтте. (ФОТО)
Чарада шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР язучылар союзы рәисе Данил Сәлихов, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчексе Кәдрия Идрисова, КФУның татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе Радик Галиуллин, РФнең 17 төбәгеннән кигән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм йөзләгән 8-11 сыйныф укучылары.
Ябылу тантанасында олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын, РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бүләкләделәр. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге