Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан

admin 27.01.2019

(27 гыйнвар 2019) Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашучылар саны ике тапкырга арткан. Өч ел элек 16 төбәктән 80 укучы катнашкан булса, быел 22 регионнан 140 укучы катнаша.

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сөйләде.

“Быелгы олимпиада төбәкләрдән укучыларның күпләп килүе, татар теле белән кызыксынулары белән аерыла. Без олимпиадага балаларны дуслаштыру, таныштыру максатыннан да җыябыз. Чөнки олимпиададан киткән һәр бала үзләренең социаль челтәрләрендә аралашып китәләр, үзара элемтәләрне ныгыталар”, — диде ул.

  • Олимпиаданың максаты – сәләтле укучыларны барлау, аларны үстерү, татар теленең чит төбәкләрдә сакланышын камилләштерү. Укучылар Башкортстан республикасы, Әстерхан, Саратов, Киров, Түбән Новгород, Курган, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Красноярск өлкәләреннән килгәннәр.

“Олимпиада эшләреннән куркырга кирәк түгел. Һәр елдагыча биремнәр төбәкләрдәге укыту үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән”, — диде Гөлия Мусина.

Олимпиада биремнәре өч өлештән тора: укучылар бүген татар теленнән, иртәгә татар әдәбиятыннан көч сынашачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, сәнгатьле сөйләм конкурсы үткәреләчәк. Анда катнашучылар Татарстан, Казан һәм татарлар турында сөйләячәк, үзләренең шигырьләрен комиссиягә тәкъдим итәчәк. Жюрида — КФУ мөгаллимнәре.

Мәскәү шәһәреннән килгән унынчы сыйныф укучысы Илнар Каюмов олимпиадага үзе теләп килгәне хакында әйтте. “Олимпиадага килер алдыннан бераз борчылдым. Быел кыен сораулар да булды: грамматик, морфологик яктан, тәрҗемә итү биремнәре. Җиңеп чыгарга өметләнәм”, — диде ул.

3797

“Программа кысаларында К.Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрына бару каралган. Балалар язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Миңгол Галиевтан мастер-класс алачак”, — диде Гөлия Мусина.

  • Төбәкара олимпиадада беренче һәм икенче урыннарда җиңү яулаган укучылар 22-25 апрель көннәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, аларга сертификатлар, дипломнар һәм бүләкләр дә биреләчәк.
  • Татар теле һәм татар әдәбияты буенча III төбәкара олимпиада 26 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелә һәм алар Халыкара олимпиадага үтәчәк.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела
Далее: Бүген Яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйровның туган көне

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57