Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар теле курсларына язылырга өлгердегезме?

Татар теле курсларына язылырга өлгердегезме?

admin 13.09.2016

(13 сентябрь, 2016 ел) Яңа уку елы башлангач, КФУның Лев Толстой исемен йөрткән Филология һәм мәдәни багланышлар институты, гадәттәгечә, Казан халкын татар телен өйрәнергә чакыра. Өч айга исәпләнгән укулар – бушлай.

cdb537457d43b52d1c1ea29fc4e5565e_L

КФУда чираттагы татар теле курслары 26 сентябрьдән 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Университет галимнәре укыткан курсларга язылу өчен уку йортының рәсми сайтында – kpfu.ru/tatkurs.html тәкъдим ителгән электрон анкетаны 11 сентябрьгә кадәр тутырып җибәрергә, ә беренчел исемлекләр билгеле булгач, 16 сентябрьгә хәтле язмача гаризаны университетка китерергә кирәк.

Дәресләр атнага ике тапкыр, нигездә – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8.00-10.00 һәм кичке 18.00-20.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Тел өйрәнүчеләр татарча белү дәрәҗәсенә карап, дүрт төркемгә бүленәчәк. Укыту программасы да башлангыч төркемнәргә һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләргә аерым төзелгән. Укуны тәмамлагач һәркемгә татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.

Мондый курслар КФУда еш кына яз көне дә оештырыла. Узган ел көзге курсларда 700дән күбрәк кеше татар телен өйрәнде. Быелгы курсларда укырга теләүчеләр дә күп. Бүгенге көндә инде 600гә якын кеше теркәлгән.

КФУда татар теле курслары халыктан, дәүләт оешмаларыннан алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, шулай ук Татарстан Хөкүмәте карары белән “Татарстанда дәүләт телләрен, һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында соңгы биш елда уңышлы үткәрелеп килә. Анда төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре укый. Руслар гына түгел, ана телен белмәгән татарлар да тел өйрәнә.

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57