(28 октябрь 2019) «Ключевое слово» премиясен иң әйбәт мультимедияле проект өчен «Ана теле» татар теле онлайн-мәктәбе» отты. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре уйлап тапкан.
Бүләкләү тантанасы Милләтләр эшләре буенча федераль агетлык оештырган «Тел сәясәте: Бөтенроссия экспертизасы» форум-диалогы кысаларында узды.
Премия 2017 елда башлангыч алган. Быел аңа дәгъва кылу өчен Россиянең бөтен төбәгеннән диярлек 700дән артык гариза килгән. Составына рус телен һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче дөньяның һәм илнең танылган галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән эксперт советы алар арасыннан иң әйбәт җиде проектны сайлап алган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге