Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казанга җыелачак

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казанга җыелачак

admin 10.11.2023

Казанда Бөтенроссия туган тел форумында катнашу өчен ТР мәгариф оешмаларының һәм РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 12-14 нче ноябрьдә узачак форумда мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, милли мәгариф һәм Россия субъектлары белән хезмәттәшлек өчен җаваплы методистлар катнашачак. Анда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр, Татарстан Республикасының Россия субъектларындагы вәкиллекләре, 800 кешене колачлый торган Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәләре вәкилләре катнашачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә катнашучылар өчен күргәзмәләр, Казан буенча экскурсияләр, Арча районы һәм Казан мәгариф оешмаларына сәфәр оештыра. Форум кысаларында тәҗрибә уртаклашу өчен мастер-класслар, педагогик остаханәләр һәм секцион утырышлар уздыру планлаштырыла.

Казан Мэриясе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57