Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант бәйгесе игълан ителде

Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант бәйгесе игълан ителде

admin 17.12.2020

(17 декабрь 2020) ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 1 — 15 декабрендә “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.

Бәйгедә төрле фәннәрне татар телендә укытучы беренче һәм югары категорияле педагоглар, шул исәптән татарча белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Бәйгедә көч сынашырга барлыгы 368 укытучы теләк белдерде. Шулар арасында төрле фәннәрне укытучылар – 93 (25,3%), башлангыч сыйныф укытучылары – 68 (18,5%), татар теле һәм әдәбияты укытучылары – 207 (56,2%).

50 мең сум күләмендә билгеләнгән грантка Татарстанның 31 муниципаль берәмлегеннән 100 укытучы:  23 төрле фән укытучысы, 15  башлангыч сыйныф укытучысы, 62 татар теле һәм әдәбияты укытучысы лаек булды.

ТР Мәдәният һәм фән министрлыгы

Продолжить чтение

Назад: Мигрантлар Дуслык йортында рус телен белү буенча имтихан тапшырдылар
Далее: 2021 ел Татарстанда рәсми рәвештә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57