Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар яшьләре форумы фәкать татарча барачак, әмма синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк

Татар яшьләре форумы фәкать татарча барачак, әмма синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк

admin 29.07.2016

(29 июль, 2016 ел) VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларындагы барлык чаралар да фәкать татар телендә барачак. Әмма телне аңламаучы делегатлар өчен татарчадан русчага һәм русчадан татарчага синхрон тәрҗемә мөмкинлеге булдыру күздә тотыла.

a1194

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шул хакта хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, татар теле җыенның төп аралашу теле булып тора. Өстәвенә, чит илләрдә туып үскән һәм русча бөтенләй аңламаучы делегатларыбыз да бар, дип аңлатты ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров делегатларны сайлап алганда аларның татар телен белүе төп таләпләрнең берсе булуы турында әйтте. Шуңа күрә барлык чараларны, аерым алганда, пленар, хәтта “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе кысаларындагы секцион утырышларны да синхрон тәрҗемә белән тәэмин итәргә ниятлибез, диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Дуслык Йорты бию дәресләренә чакыра
Далее: Казанда Коръәннең «Казан басмасы» нәшер ителә башлады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57