Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды

Татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданы булдырылды

admin 23.01.2018

(23 гыйнвар 2018) Күптән түгел Казанда татар яшьләре өчен яңа аралашу мәйданчыгы — ҖМГТ оешмасы булдырылды. Тукай чорындагы Шәрыкъ клубының идеясеннән илһам алып, бер төркем яшь егет-кызлар берләшеп, үз тирәсендә яшьтәшләрен тупларга булган.

ҖМГТ оешмасын оештыручыларның берсе Гөлназ Гыймадиева сүзләренчә, аларның максаты, яшьләргә идея форматындагы проектларын тормышка ашырырдай урын тәэмин итү. “Хәзерге заманда кешеләр арасындагы аралашу әзәя бара, замана технологиясе хөкем иткән вакытта, кешелеккә иң кирәк сыйфат — аралашу үз кыйммәтен югалта. Безнең очрашу яшьләргә рухи яктан үсү мөмкинлеген бирә”, ди ул.

ҖМГТ оешмасының 17 нче гыйнвар көнне беренче очрашуы үтте. Халыклар дуслыгы йортында уздырылган чараның кунагы Г.Камал театры артисты Алмаз Сабиржанов булды.  Очрашуга килгән яшьләр төрле күнекмәләр эшләгән, җырлаган, сценкалар куйган, үз-үзләрен төрле яктан сынаган.

Иртәгә оешманың икенче очрашуы көтелә. Аларда кунакта беренче Татар Инста блогеры Татар малай булачак! Чарага ораторлык осталыгына төшенергә теләгән, иң популяр блогер булу хыялы белән янып яшәгән, татар дөньясы яңалыклары белән танышырга теләгән егет-кызларны чакыралар. Очрашу шулай ук Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узачак.

ҖМГТ оешмасы алга таба да атнага бер тапкыр кызыклы татар шәхесләре белән очрашулар планлаштыра.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Узган елда Татарстанда 650 милли-мәдәни чара оештырылган
Далее: Казанда ПроРФ федераль проектын тәкъдим иттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57