Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар яшьләренең “Шәрык” клубы Канада иленә ”сәяхәт итте”

Татар яшьләренең “Шәрык” клубы Канада иленә ”сәяхәт итте”

admin 15.01.2015
 (15 гыйнвар)  “Шәрык” клубында “Канада иленә сәяхәт” дип аталган кичә булды. Гомумән, Канада да яшәү рәвеше, аның үзенә хас гореф-гадәтләре, белем алу системасы, тарихи хәзинәләре турында сүз барды

дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайтына КФУ студенты Гүзәлия Гыйниятуллина.

Кичәнең төп герое – билгеле композитор, музыка укытыучы Ләйсән Шәкурова үз тормышы, Канада тарихы белән таныштырды. Шулай ук безнең ил белән чагыштырганда андагы аермалы әйберләр, кызык традицияләрен сөйләп үтте. Кичәне шагыйрь Рифат Сәләх, көчле тавыш иясе Сәүбән Закиров, Рәсим Закиров, һәм кичәне алып баручы танылган шоумен Гамил Нур үз чыгышлары белән тулыландырды. Гадәттәгечә, бик тә күңелле, яңа танышларга бай кичә булды. Алга таба “Шәрык” клубында кичәләрне даими алып барырга кирәк санала. Бу хәзерге татар яшьләрен рухи яктан баета, аларны милли чараларга җәлеп итә.

Алдагы очрашу исә 12 февраль кичке 6га билгеләнгән (шул хакта әлеге клубның соцаль челтәрдәге битендә әйтелә).

Искәртеп үтәбез: “Шәрык” клубы – 1906 елда барлыкка килгән иң популяр татар клубы, анда заманын22да Габдулла Тукай, Сәлих Сәйдәшев, Садри Максуди кебек безнең билгеле татар шәхесләребез йөргән. Хәзерге вакытта да яңартылган “Шәрык” клубы иҗади шәхесләрне, яшь бизнесменнарны, татар яшьләрен берләштерүче клуб булып тора.

Киләсе очрашу февральгә билгеләнгән

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Г.Камал исемендәге театр актерлары белән очрашу булды
Далее: Яшьләр симфоник оркестры Пермь крае Губернаторы В.Ф.Басаргин чакыруы буенча Пермьгә китә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57