Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарча диктант” акциясе узачак

“Татарча диктант” акциясе узачак

admin 20.11.2017

(20 ноябрь 2017) 25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да — 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

0726-620x330

«Татарча диктант» 9 илдә һәм 20 төбәктә — Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Саратов, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда узачак. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” түбәндәге адреслар буенча узачак:

  1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
  2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
  3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
  4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103) Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V яшьләр форумы ачылды
Далее: Казанда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57