Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарча диктант» акциясендә 20дән артык ил катнашачак

«Татарча диктант» акциясендә 20дән артык ил катнашачак

admin 03.09.2021

(3 сентябрь 2021) Татарча диктантны беренче тапкыр өч көн дәвамында язарга мөмкин булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектта бөтен дөнья буенча 117 мәйданчык теркәлгән.

«2019 елда диктантны 100 мең кеше язды, 2020 елда — 375 мең кеше. Быел катнашучылар саны 1 миллионга кадәр артырга мөмкин», – дип сөйләде Ленария Мөслимова.

Гадәттәгечә, акциядә 20дән артык ил катнаша, алар арасында АКШ, Канада, Нидерланд, Кытай, Төркия, Германия, Чехия, Бөекбритания, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм башкалар. «Татарча диктант» Татарстан һәм Башкортостанда 10 сентябрьдә, Россия төбәкләрендә 11 сентябрьдә, чит илләрдә 12 сентябрьдә узачак.

Катнашучыларга диктантның өч варианты тәкъдим ителә: татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен, урта һәм ирекле белем дәрәҗәлеләр өчен. Татарстанлылар һәм чит ил гражданнары Гомәр Бәширов текстлары буенча диктант язачаклар, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен Ибраһим Сәлаховның тексты сайланган.

Диктант трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета»телеканалларында алып барылачак. Диктантны диктант сайтында текстны клавиатурага кертү юлы белән онлайн язарга була. Сайтта алдан теркәлергә кирәк. Акция татар теле һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксыну арттыруга, үзеңә орфографик һәм грамматик хаталарны  тикшерүгә юнәлтелгән.

Диктант нәтиҗәләре сайтта акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак. Аларны бланкта күрсәтелгән кодлы сүз , телефон номеры, катнашучының фамилиясе һәм исеме буенча белергә мөмкин.

100Татарстан материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57