2022 елның 25-27 ноябрендә җиденче тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе уза. Акция грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән. Диктантны татар телендә теләгән һәркем яза ала.
Акция ел саен Россия Федерациясендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.
Аудиторияне киңәйтү максатыннан, 2020 елдан башлап, ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларыннан туры эфирда да язарга була.
Бу акцияне оештыручыларга diktant.tatar сайтында теркәлергә кирәк. Быел сайтта да диктант язу мөмкинлеге булачак. Катнашучыларны бәяләү һәм рәхмәт хатлары шулай ук сайтта булачак.
Татарстан Республикасыннан катнашучылар татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек язачаклар, РФ төбәкләреннән катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан өзек, ә чит илдә яшәуче катнашучылар-татар язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев әсәреннән өзек язачаклар. Диктант текстын Татарстан өчен театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, РФ төбәкләре өчен – телевидение дикторы, Казан театр һәм музыка уку йортлары укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, чит илләр өчен – профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак.
Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чара үткәргәннән соң 30 көн эчендә күрергә мөмкин.
Казанда төп мәйданчык итеп филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты сайланды. Чара 25 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Татарстан ур., 2, 3 кат адресы буенча узачак.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа Гасыр»телерадиокомпаниясе.
Акция турында тулы мәгълүмат сайтта http://diktant.tatar/.