Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле

“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле

admin 09.01.2018

(9 гыйнвар 2018) “Татарча диктант”ның гомуми нәтиҗәләре билгеле. Аларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Гүзәлия Гыйниятуллина җиткерде.

Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә «Татарча диктант» яздылар. Әлеге чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек сайланган иде.

Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:

“5ле” алучылар – 29 процент;

“4”ле гә язучылар – 27 процент;

“3”ле алучылар – 36 процент;

“2” ле – 8 процент.

Гүзәлия Гыйниятуллина барлыгы 2 меңнән артык эш тикшерелгәнен әйтте. 2016 елда татарча диктантны 700 тирәсе кеше язган.

Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доцентлары төбәгенә карап хаталар аерылуын билгеләп узды. Берничә көннән хаталарга анализ ясалган мәгълүмат белән тулырак материал басылачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: «Татар ата-аналары клубы» активистлары балаларга хәрәкәтле уеннар өйрәтәчәк
Далее: Татарстан-Мексиканлы музыкаль альбом дөнья күрде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57