Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле

“Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле

admin 24.10.2018

(24 октябрь 2018) Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенең кайда һәм ничәдә үткәреләчәге билгеле. Диктантны язу урыннары  “Татарча диктант”ның рәсми сайтында урнаштырылган.

  • “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.

27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан.  Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.

Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар, язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнгән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктантны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.

“Татарча диктант”ның Россия шәһәрләрендә узачак кайбер төп урыннары:

  • Татарстан республикасы – 13:00, Казан шәһәре, КФУ (ИФМК), Татарстан урамы, 2
  • Мәскәү – 13:00, Кече Татар тыкрыгы, 8
  • Санкт – Петербург – 13:00, 11нче Юл, 14/39
  • Төмән – 10:00, Республика урамы, 9
  • Башкортстан республикасы – 13:00, Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы 3а, 3нче корпус, 409нчы бүлмә, М. Акмулла ис. БДПУ
  • Алтай төбәгендә – 14:00, Барнаул шәһәре,Төзүчеләр проспекты,21
  • Иркутск өлкәсе – 13:00, Иркутск шәһәре, Чехов урамы, 10
  • Киров өлкәсе – 13:00, Нократ Аланы шәһәре, «Җиңү» мәдәният йорты, 175нче бүлмә
  • Краснодар крае – 13:00, Краснодар шәһәре, Ставрополь урамы,149
  • Мордовия Республикасы –10:00, Саранск шәһәре, Октябрьнең 70 еллыгы проспекты урамы, 163А, Ислам мәдәният үзәге
  • Омск өлкәсе – 14:00, Омск шәһәре, Добровольский урамы, 5/1, Яшьләр библиотекасы “Квартал, 5/1”
  • Пермь краенда – 12:00, Перьм шәһәре, Петропавловская урамы, 25, А.С. Пушкин ис. шәһәр үзәк китапханәсе
  • Ростов өлкәсе – 13:00, Ростов-на-Дону шәһәре, Пушкин урамы, 175а, “Дон-халык дәүләт китапханәсе”
  • Самара өлкәсендә – 15:00, Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9, «Халыклар дуслыгы йорты»
  • Саратов өлкәсе – 13:00, Саратов шәһәре, Радищева урамы, 32, МБУ “Милли татар гимназиясе”
  • Свердловск өлкәсе – 12:00, Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24, Каюм Насыйри исемендәге институт.
  • Удмурт республикасы – 13:00, Иҗау шәһәре, Бакча урамы, 1, Муса Җәлил исемендәге китапханә
  • Чуаш Республикасы – 13:00 Новочеркасск шәһәре, Көньяк урамы, 6, Давыдов-Анатри исемендәге китапханә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: «Амадины» җыр конкурсы финалистлары исемнәре билгеле булды
Далее: Зәнзилә Җәүһәрова: «Бурычыбыз – материаль булмаган мәдәни мирасны саклау»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57