Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарча җырлыар башкаручы Наилә Фатехова Казанда концерт куйды

Татарча җырлыар башкаручы Наилә Фатехова Казанда концерт куйды

admin 08.10.2019

(8 октябрь 2019) «Онытмыйк дусларны» һәйрия туры кысаларында РФ атказанган артисты һәм ТР халык артисты Наилә Фатехова (Мәскәү шәһәре) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында концерт программасын тәкъдим итте. Чара Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган иде. (ФОТО)

Наилә Фатехова «Мәдинә» ансамбле белән берлектә чыгыш ясады. Бәйрәм чарасында Халыкара һәм Россия конкурслары Лауреатлары Зөлфия Хәлилова һәм Рәфикъ Вәлитов катнашты.

DSC_7653

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты исеменнән артистларны һәм тамашачыларны Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде:

«Шундый матур концерт программасын алып килгән Мәскәү дусларыбызны биредә күрүебезгә бик шатбыз. Әлеге чараны Өлкәннәр декадасына багышладык, шуңа да бүген залда ветераннар күп. Мондый очрашулар барыбызга да әйбәт кәеф, дәрт һәм тормышка позитив караш уята дип уйлыйм. Шушы концертны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм барыгызга да күңелле кичләр телим!»

Концертная программа Наили Фатеховой (07.10.19)

Программада Наилә Фатехова танылган авторлар сүләренә язылган Мәскәүлеләргә — Россия геройлары, Татарстаннан чыккан кешеләр — багышланган җырларын башкарды, «Мәдинә» ансамбле башкаруында халык җырлары, Татарстан шагыйрьләре сүләренә язылган яңа һәм элекке мөнәҗәтләр яңгырады.

Концертная программа Наили Фатеховой (07.10.19)

Һәр җыр өчен әзерлгән видеотасма танылган шәхесләрнең тормышлары белән таныштырды. Мисалга, «Татар генераллары» клибында Наилә Фатехова генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм Армия Генералы Мәхмүт Гәрәев белән җырлый, «Аэроплан» клибында ул Россия герое, очучы-сынаучы Илдус Кирамов белән самолетта оча, «Я, кара әле күземә» клибында Марат Башаров белән, ә «Умырзая» халык җырын «На-На» төркеме белән башкара.

Концерт программасы ахырында артистларга рәхмәт сүзен “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова җиткерде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортының яшь йолдызчыгы престижлы Милли премия иясе булды
Далее: Татарстан проекты федераль конкурста җиңү яулады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57