Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарларның үзенчәлекле йолаларын туплаган видеобасма дөнья күрде

Татарларның үзенчәлекле йолаларын туплаган видеобасма дөнья күрде

admin 19.09.2016

(19 сентябрь, 2016 ел) Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тагын бер өр яңа видеобасманы дөньяга чыгарды. Ул «Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» дип атала. Биредә казан, себер, урал, керәшен, мишәр татарларының үзенчәлекле һәм югалып барган гореф-гадәтләре, йолалары күренешләре тупланган.

1n-620x330

Аларны Русиянең төрле почмакларында иҗат итүче үзешчән фольклор төркемнәр күрсәтәләр. Шунысы әһәмиятле, әлеге мисаллар – ясалма түгел. Алар –данлыклы «Түгәрәк уен» һәм «Иске Казан түгәрәк уены» фестивальлләре барышында төшерелеп алынган күренешләр.

Видеобасма (DVD) янына китапчык (буклет) та өстәлгән. Эчтәлеген фольклорчы, төрле фестиваль-бәйгеләрнең жюри әгъзасы булган Э.Р. Каюмованың мәкаләсе тәшкил итә. Фольклор-этнографик күренешләр җирле сөйләм телләрендә булганга күрә, аңлатмалар рус телендә бирелә.

Әлеге компакт-дискның максаты – фольклор ансамбльләргә йолаларны аутентик рәвештә (ягъни, чын халыкчан, махсус эшкәртелмәгән килеш)  гамәлгә ашыру юнәлешендә методик ярдәм итү. Проектның җитәкчесе – Ф.Х. Җәүһәрова. Диск «Татарстан Республикасының дәүләт телләрне һәм башка телләрне 2014–2020 елларында саклау, өйрәнү һәм үстерү» исемле Дәүләт программасы кысаларында әзерләнгән.

«Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» исемле видеобасма беренче тапкыр быел 21–24 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында узачак «Түгәрәк уен» Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә тәкъдим ителәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: «Күпмилләтле Татарстан» катнашучылар составын һәм географиясен киңәйтә
Далее: Россия төбәкләрендә татар телен укыта торган оешмаларга яңа методик проект тәкъдим ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57