Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла

Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла

admin 11.02.2015

(11 февраль)  Татарның мәшһүр улы — мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына — 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан киләсе җомгада  ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

Моңлы бакчада борынгы татар көйләрен скрипкада Марат Әюпов башкарачак. Яшь җырчыларыбыз Сөмбел Заһидуллина, Альбина Әбдрәшитова, Айзирәк Харунова осталыкларын халык җырлары аша күрсәтәчәкләр. Мәдинә Хәйруллина җитәкчелегендәге “Җәүһәр” балалар ансамбле дә (концертмейстры — Геннадий Макаров) тамашачылар күңелен яулар дип уйлыйбыз, дип шәрехли әлеге иҗади берлекнең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхаммәтов.

Чыганак: “Татар-информ” МА

(Фотосурәт http://kpfu.ru сайтыннан алынды).

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57