Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарсатанның Милли китапханәсе матур язу сәнгате серләрен ача

Татарсатанның Милли китапханәсе матур язу сәнгате серләрен ача

admin 05.11.2019

(5 ноябрь 2019) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) ноябрь ае дәвамында «Матур язу серләре» дип аталган күргәзмә эшли.

Күргәзмә каллиграфия тарихы, аның тамырлары, беренче каллиграфлар (хаттатлар), тәүге шрифтларның үзенчәлекләре турында сөйли.

Хәзерге каллиграфия чакыру кәгазьләрендә, туй-бәйрәм котлауларында, граффитида, шрифтларда һәм кулдан ясалган логотипларда кулланыла. Шулай ук дини сәнгатьтә, график дизайнда, тарихи документларда һәм ташка чокып язу эшендә дә сакланып килә. Экспозициягә куелган китаплар һәм башка материаллар каллиграфиянең язма тел, шрифт үсеше белән тыгыз бәйләнешен яктырта.

Бүгенге каллиграфия (хаттатлык) күпгасырлык традицияләрне саклап, заманча дәвам итә. Аеруча Көнчыгыш илләрендә, Япония, Кытай һәм Кореядә каллиграфиянең югары сәнгати дәрәҗәсе ачык чагыла һәм бәяләнә. Бу илләрдә ул дин, фольклор, табигать белән тыгыз үрелеп үсә. Ислам илләрендә исә каллиграфия (хөсне хат) сәнгати сурәтләүнең төп чарасы булып тора.

Каллиграфиянең һәрьяклы матурлыгы кешеләрне сокландыра һәм таң калдыра. Милли китапханәдә оештырылган күргәзмә нәфис сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучыларны тагын да арттырыр дип өметләнә.

Милли китапханә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57