Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан башкаласында “Чит ил студенты көне” фестивале үтәчәк

Татарстан башкаласында “Чит ил студенты көне” фестивале үтәчәк

admin 23.11.2015

(23 ноябрь, 2015 ел) 4 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының чит ил студентлары тормышындагы иң көтеп алган чара узачак.

“Чит ил студенты көне” студентлар сәнгатенең республика фестивале икенче тапкыр үтәчәк һәм гадәттәгечә Татарстан Республикасының чит ил студентларын бергә туплаячак.

Фестиваль “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” Республика программасы, “Россия халкының бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этно-мәдәни яктан үстерү (2014-2020 годы)” Федераль программасы кысаларында үтә.

Оештыручылары: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы һәм ТР территориясендә эшчәнлек алып барган югары белем бирү оешмалары.

“Чит ил студенты көне” чит ил студентларын Татарстан Республикасы яшьләре арасына кертү, талантлы яшьләрне ачыклау һәм барлау, ТРда аларның сәнгать потенциалын чынга ашыру өчен җирлек булдыру һәм студентларны башка халыкларның мәдәниятын һәм гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтү максатында оештырыла.

Фестиваль ике этапта үтәчәк: сайлап алу этабы һәм гала-концерт. Сайлап алу этабы халыклар Дуслык Йортында 28 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә булачак.

Республика фестиваленең гала-концерты – 4 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында узачак.

Венера Каюмова,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57