(21 март, 2016 ел) 27 апрель көнне Казанда Финляндиянең “Эхо Отаниеми” хор төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге чарада Рөстәм Яхин романсларын һәм татар халык җырларының эшкәртелгән вариантларын татар телендә тыңларга мөмкин булачак.
С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында сәгать 18.30 да узачак концертта Хельсинкидан килгән кунаклар И.С. Бах, Я. Сибелиус, П. Чайковский әсәрләрен башкарачак.
“Хор кайтавазы” (“Хоровое эхо”) исемле мәдәни чарада Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының да чыгыш ясавы күздә тотыла. Концерт азагында алар бергәләп фин һәм татар халык җырларын башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.