Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан башкаласында “Islamic Fashion Clothes“ Халыкара мөселман киеме фестивале була

Татарстан башкаласында “Islamic Fashion Clothes“ Халыкара мөселман киеме фестивале була

admin 11.11.2015

(11 ноябрь, 2015 ел) 1-2 декабрь көннәрендә, Казандагы “Корстон” комплексында “Islamic Fashion Clothes“ Халыкара мөселман киеме фестивале була.

Чара Ислам фәнен, мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман дизайнерлары берлеге, Россия мөслимәләре берлеге тарафыннан оештырыла. Фестивальнең генераль мәгълүмати партнеры — “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Фестиваль кысаларында эшләрен күптән түгел генә башлаган дизайнерлар арасында кием коллекциясе конкурсы үткәрү, чит ил һәм Россия дизайнерлары кием коллекцияләрен күрсәтү, “Хәзерге заман дөнья мода индустриясендә мөселманча һәм милли кием” темасына “түгәрәк өстәл” уздыру ниятләнә.

Катнашучыларның барысына да дипломнар, сыннар, чара партнерларыннан бүләкләр һәм призлар тапшырылачак. Фестивальдә җиңүчегә исә “Россиянең иң яхшы дизайнеры” исемен бирелә лаек булачак. Профессиональ дизайнерлар арасында беренчелеккә чыкканы “Россиянең иң яхшы бренды” исеменә ия була һәм зәркән эшләнмәләр белән бүләкләнә.

Заявкаларны 25 ноябрьгә кадәр muslim.fest@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Тулырак мәгълүматны 8-917-284-73-55, 89509472544, (843) 2034057 номерлы телефоннар буенча белергә мөмкин, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57