Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан башкаласында “Күп милләтле Казан музыкасы” I фестиваль ачылды

Татарстан башкаласында “Күп милләтле Казан музыкасы” I фестиваль ачылды

admin 05.12.2017

(5 декабрь 2017) С.Сәйдәшев ис. Дәүләт зур концертлар залында “Күп милләтле Казан музыкасы” I фестивале премьерасы узды. Зур концертлар залы сәхнәсеннән Татарстан территориясендә яшәүче 10 төрле халык вәкиле “Tatarica” оркестры аккомпанементы астында музыкаль номерлар тәкъдим итте.

MMB_8072

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламәде.

Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, беренче фестивальнең шуның кадәр халык вәкилен үзендә җыюы – бик яхшы күренеш.

“Музыка – мәдәният йөзе, аның ярдәмендә иң нечкә күңел кыллары тибрәнә”. – диде ул.

Ирек Шәрипов фестивальне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

“Дуслык та хезмәт булып тора, шәһәр халыкара диалогны, милләтара тынычлыкны саклауга өлеш кертә. Әлеге фестиваль өчен Казанның Башкарма комитетына, Татарстан халыклары Ассамблеясына рәхмәт әйтәсем килә”, — диде ТР Дәүләт Советы депутатлары.

Беренче булып, музыка мәктәбендә белеп алган, Шәһәр фольклор ансамбленә кергән балалар чыгыш ясады. Тальян гармун һәм курай ярдәмендә балалар ТР атказанган сәнгать хезмәткәре Алмас Имаев эшкәртүендә “Татар темасына поппури” башкардылар.

Шуннан соң сәхнәгә Казан дәүләт мәдәният институтын тәкъдим итүче якут дуэты “Туйаарар” чыкты. Саха халкының борынгы музыка коралы аккомпанементы астында якут халык җырын башкардылар.

Якут җырыннан соң, сәхнәгә “Не скучай, молодец” рус җыры белән “Оберег” фольклор-этнография студиясеннән кызлар чыкты.

Фестивальгә барлыгы 50 гариза тапшырылган. Атап узылган коллективлардан тыш, Зур концертлар залында тагын 50 халык вәкиле чыгыш ясады.

Концерт кичәсендә Башкарма комитетның телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова һ.б. булды.

Казан Мэриясе

 

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында грек телен үзләрштерергә мөмкин
Далее: «Түбәтәй» беренче татар хәләл тиз туклану челтәре рестораны ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57