Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан башкаласында Туган тел көнен бәйрәм иттеләр

Татарстан башкаласында Туган тел көнен бәйрәм иттеләр

admin 26.04.2019

(26 апрель 2019) Туган тел көне матур гадәт буенча заманча татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай туган көнне бәйрәм ителә. Быел бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мари, чуаш һәм керәшен коллективлары катнашты. (ФОТО)

 

Казан шәһәре кунаклары һәм халкы тамашаны карау өчен М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янындагы Г.Тукайга куелган һәйкәл янына җыелды.

IMG_5339

Чарада катнашучыларны үзләренең ялкынлы җыр һәм биюләре белән «Лай мардеж» мари яшьләр ансамбле, «Озан мари» мари фольклор ансамбле, «Салам» чуаш фольклор ансамбле һәм «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле вәкилләре каршы алды. Аларның чыгышлары «Мирас» инструменталь ансамбле көйләре белән үрелеп барды.

IMG_5523

 Чараның тантаналы өлеше Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Кунакларны Туган тел көне белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.

GRED3970 (2)

«Мәдәният министрлыгы исеменнән сезне Габдулла Тукай туган көн белән котлыйм. Без беркайчан да аның турында онытмыйбыз, һәм, мин ышанам, һәрберебезнең күңелендә Татарстанның бөек улы өчен горурлык яши. Безне туган телдә, Тукай телендә шигырьләрне сәнгатьле итеп укучы үсеп килүче буын бик куандыра», — дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Алга таба Г. Тукайга куелган һәйкәл каршандагы мәйданда Башкортостан, Удмуртия, Чуашстан һәм Идел буе башка төбәкләреннән килгән кунаклар чыгыш ясады, татар шагыйренең танылган әсәрләрен укыды.

IMG_5387

Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы алга таба «Казань Эскпо» Халыкара күргәзмә үзәгендә дәвам итте. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

IMG_56501

Биредә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын котлады.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда өч телдәге Муса Җәлил шигырьләре җыентыгын тәкъдим иттеләр
Далее: Казанда Җиңү көненә багышланган видео төшерелде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57