Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан белән Кырым Республикасы арасында ышанычлы багланышлар урнашты

Татарстан белән Кырым Республикасы арасында ышанычлы багланышлар урнашты

admin 24.09.2015

(24 сентябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы милли-мәдәни автономияләре делегациясе белән очрашты. 

ec6ef23f05d0171e9b6daafc38ada111__457x300

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, мондый вәкиллекле делегация белән очрашуга ул бик шат. Бүген Татарстан белән Кырым Республикасы арасында тыгыз һәм ышанычлы багланышлар урнашты, диде ул.

«Икенче ел сез Россия территориясендә яшисез. Сезнең өчен яңа булган законнарга, социаль һәм иҗтимагый вазгыятькә җайлашу бик мөһим. Татарстан бу җәһәттән сезгә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтергә әзер», — диде Рөстәм Миңнеханов кунакларга.

Ул искәрткәнчә, Татарстан күп милләтле республика, анда төрле диннәр вәкилләре тату яши.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты республикада татар телен, милли мәдәниятне һәм рухи байлыкларны саклап калу буенча зур эш алып барыла, диде. Аерым алганда, Кырым делегатлары «Ана теле» интернет аша татар телен өйрәнү проекты, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы һәм «Татар иле» социаль челтәре турында белделәр.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кырымның кирәкле кеше потенциалы һәм табигать ресурслары соңгы 25 елда үсештә булмаган.

«Ышанам ки, кыска вакыт эчендә Кырым тормыш дәрәҗәсе буенча да һәм социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча да лидер булыр. Сездә моның өчен бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Иң мөһиме, төбәкнең үзендә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен», — дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Кунаклар үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт әйттеләр һәм ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә тагын да ныгыр дип өмет белдерделәр.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан, фотосурәт http://sntat.ru сайтыннан алынды.

Продолжить чтение

Назад: Илдә ял көннәрен этно стилендә уздырырга тәкъдим иткәннәр
Далее: Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәреләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57