(15 октябрь, 2015 ел) Казанда Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстан – безнең йортыбыз” Республика этномәдәни фестиваленең алтынчы зона туры узды. Чарада Казан шәһәре һәм республиканың биш районыннан килгән коллективлар чыгыш ясады.
Казан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән катнашучылар жюри игътибарына биш номенация буенча үз чыгышларын тәкъдим иттеләр: вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм инструменталь башкару. Алар үз талантларын күрсәттеләр һәм төрле халыкларның мәдәни колоритын ачып бирергә тырыштылар.
16 октябрь көнне Сарманда фестивальнең соңгы зона туры үтәчәк. Алдагы сайлап алу турларының ничек узулары һәм катнашучыларның ничек сайлануы турында жюри әгъзасы Халисә Исмәгыйлева сөйләде.
— Халисә Хәлимовна, фестиваль зона турларының ахырына якынлашуын исәпкә алганда, нинди дә булса нәтиҗәләр ясарга мөмкинме инде?
— “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивале төрле халыкларның дуслыгын ныгытырга ярдәм итә. Шуңа күрә мондый чараларны үткәрергә кирәк. Игътибарга лаеклы номерлар бар, алар бар яктан да килгән.
Без күп шәһәр һәм районнарның зона турларында булдык. Шуны әйтергә кирәк, катнашучылар һәм оештыручыларның активлыгы буенча нәкъ менә Казандагы зона туры түбәнерәк дәрәҗәдә булды. Һәрхәлдә, районнар мәркәзебезгә караганда күпкә тырышканнар. Аеруча да Норлат районын билгеләп үтәргә кирәк: андагы чуаш коллективлары бик әйбәт, яхшы эшлиләр.
Кирәк кадәр леклы коллективларны туплый алырбыз дип ышанам. Алда Сармандагы зона туры (Актаныш, Азнакай, Сарман, Әлмәт, Чирмешән районнары). Анда иҗат яклары көчле булган бик талантлы коллективлар бар.
— Катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә игътибар итмәдегезме? Араларында кемнәр күберәк: яшьләрме яки олылармы?
— Һәр районда яшь үзенчәлекләре төрлечә. Әмма ел саен фестиваль яшәрә дип әйтә алмыйм. Шулай да мине Алабугадан килгән коллективлар сөендерде, аларда яшьләр күп. Моңа өстәп, коллективлар вокал, хореография, костюм, номерлар ягыннан да бик көчле. Бу – Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы йогынтысы дип уйлыйм.
— Коллективларга һәм чыгыш ясаучыларга нинди теләкләрегез бар? Нәрсә өстендә күбрәк эшләсеннәр?
— Коллектив җитәкчеләре аеруча да репертуарга игътибар итсеннәр иде. Мисалга, әгәр дә коллектив мари халкыныкы икән, алар я мари композиторы, я мари фольклоры әсәрләрен башкарсыннар. Һәр халык үз милләтенең сәнгатен үстерү өстендә эшләсен иде. Күбрәк һәм тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, “Татарстан – безнең йортыбыз” Республика этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары инде биш районда үтте: Буа, Яр Чаллы, Норлат, Арча, Лениногорск һәм Казан шәһәре. “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивале берничә ел рәттән оештырыла. Аның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның берлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, күпмилләтле Татарстан мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру.
Һәр зона туры ахырында коллективларга һәм чыгыш ясаучыларга катнашучы дипломнары тапшыралар, ә иң әйбәтләрен Казанда узачак Гала-концертта чыгыш ясарга чакыралар. Әлеге концерт 4 ноябрьдә Халыклар дуслыгы көнендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында булачак.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге