Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале катнашучыларны туплый

«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале катнашучыларны туплый

admin 02.09.2016

(2 сентябрь, 2016 ел) Сентябрь аенда «Татарстан — безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Чараның оештыручылары булып ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тора.

Наш дом Татарстан

Фестиваль шушы номинацияләр буенча оештырыла:  «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «уен-кораллары музыкасы», «фольклор-йолалар куелышы», «иң әйбәт казак коллективы».

Фестивальнең муниципаль һәм зона этапларында катнашучыларны сайлап алганнан соң, җиңүчеләр Гала-концертта чыгыш ясаячак. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылачак.

Фестивальнең зона турлары Буа, Арча, Нурлат, Яр Чаллы, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак.

«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57