4 октябрь көнне «Татарстан — туган йортыбыз» («Наш дом — Татарстан») фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды. Гала-концерт 4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында үтәчәк.
Сайлап алу турлары кысаларында катнашучыларны барлау шушы зоналарда узачак:
4 октябрь — Буа зонасы. Әлеге зонага Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары керә.
5 октябрь — Арча зонасы. Әлеге зонага Теләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, балтач, Арча, Әтнә районнары керә.
7 октябрь — Нурлат зонасы. Әлеге зонага Чистай, Спас, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай районнары керә.
11 октябрь — Чаллы зонасы. Әлеге зонага Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары керә.
12 октябрь — Казан зонасы. Әлеге зонага Казан шәһәре, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары керә.
14 октябрь — Лениногорск зонасы. Әлеге зонага Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары керә.
18 октябрь — Сарман зонасы. Әлеге зонага Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары керә.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге