Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан буенча 600 гармунчы Казанда чыгыш ясаячак

Татарстан буенча 600 гармунчы Казанда чыгыш ясаячак

admin 29.08.2017

(29 август, 2017 ел) 30 августта Казанда «Иске Татар бистәсе кунаклар чакыра» бәйрәм концертына дәшә. Әлеге чара Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырыла.

10:00дән 13:00 сәгатькә кадәр К. Насыйри җәяүлеләр урамында казанлылар «Уйна, гармун» республикакүләм халык иҗаты конкурсы җиңүчеләре чыгышын карый алачак. Бәйрәм чарасында 600ләп гармунчы, Татарстанның 28 районыннан иң әйбәт халык иҗаты коллективлары катнашачак. Концер  программасы барышында гармунчылар һәм такмак әйтүчеләр өчен традицион конкурслар үтәчәк, ә Иске Татар бистәсе территориясендә халык җыры, биюе, такмак әйтү мәйданчыклары оештырылачак. Концерт программасының кульминациясе — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы булачак.

13:00дән 15:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең ветеран хорлары концерты үтәчәк. Чарада Казан Мәдәният йортларының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук концертта «Жизнелюб» социаль проекты активистлары катнашачак һәм бәйрәм көнендә шәһәр халкына үз иҗатларын тәкъдим итәчәк.

15:00 сәгатьтән инклюзив мәйданчык үз эшен башлаячак, ә 16:00дән 18:00 сәгатькә кадәр «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» II Халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы лауреатлары чыгыш ясаячак.

18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр сәхнәдә төрле жанрда эшләүче заманча татар музыкасы вәкилләре чыгышы көтелә.

Көне буе казанлылар үз вакытларын «Әдәби ишегалды»нда үткәрә алачак. Биредә «Җәйге уку урыны», шәһәр китапханәләреннән күргәзмә, буккроссинг — китаплар белән ирекле алмашу оештырылачак. Әлеге мәйданга «Библиобус» мобиль күчмә комплексы да китереләчәк. Балалар өчен мәйданчыкта әдәби укулар, викторина, рольле әдәби уеннар узачак. Нәни укучылар китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-классларда катнаша алачак. Халык-иҗат эшләнмәләре күргәзмә-сату эше оештырылачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләр өйрәнергә теләүчеләрне чакыра
Далее: Казанда татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57